Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эксперт: Үзизоляция индексы кимесә, коронавирус йоктыру күрсәткече 10 меңгә җитүе бар
Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен, республикада яшәүчеләргә үзизоляция режимын сакларга кирәк.
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең киң таралуына юл куймас өчен, кисәтү чараларын йомшартмаска кирәк. Үзизоляция индексы кисәк кимесә, коронавирус йоктыручылар саны 10 меңгә җитәргә мөмкин. InnoSTage компанияләр төркеменең бизнес-карарлар юнәлеше җитәкчесе Федор Селезнев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
Кисәтү чараларын үтәгәндә, 27 апрельгә инфекция йоктыручыларның артуына бәйле фараз күпмедер оптимизм уята. Бу фараз нигезендә вирус таралуның иң югары ноктасы май ахырына туры киләчәк. Бу Татарстанның сәламәтлек саклау системасына йөкләнешне арттырмаска һәм вафат булучылар санын минималь күләмдә сакларга мөмкинлек бирә.
Агымдагы күзәтүдән башлап Татарстан һәм Россия буенча авырулар санын фаразлау төрле модельләр ярдәмендә башкарылачак, дип искәртте Селезнев. «Бу Россия Федерациясе территориясендә коронавирус инфекциясе таралуын киметү буенча чараларның төбәкләр дәрәҗәсендә төрле вакытта һәм төрле составта күрелүе белән бәйле, шуның нәтиҗәсендә җентекле анализ ясау мөмкин түгел», — дип хәбәр итте белгеч.
Аның сүзләренчә, математик модельдә «Яндекс»ның үзизоляция индексын куллану мөһим яңалык булып тора.
«Без әлеге индексны, республиканың иң зур шәһәрләре буенча уртача күрсәткечне алып, Татарстан күләмендәге модельдә куллану өчен җайлаштырдык», — диде Селезнев.
Графиктан күренгәнчә, ял атнасы башланганда үзизоляция индексы 72 процент тәшкил итсә, соңгы ике атнада ул 57-58 процентка кадәр кимегән. «Беренче рәсемдә вирус таралышы трендлары үзара чагыштырылган. Аннан күренгәнчә, республикада кабул ителгән чаралар авырулар санын фаразлауда уңай чагылыш тапкан», — дип өстәде белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз