Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эксперт: Яңа ел алдыннан кызыл балык һәм уылдык бәясе 5-7 процентка артырга мөмкин
Россия кибетләрендә кызыл балык һәм уылдык бәясе Яңа ел алдыннан 5-7 процентка артырга, килограммы уртача 1400 һәм 9900 сумга җитәргә мөмкин. Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының сәүдә сәясәте база кафедрасы доценты Светлана Ильяшенко шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Ул билгеләп үткәнчә, кызыл балыкка уртача куллану бәясе - 1400 сумнан (килограммы), ә кызыл уылдыкка 9900 сумнан (килограммы) артып китәргә мөмкин, әмма соңгысының үсеш темплары 2024 елдагы рекордлы күрсәткечләрдән түбәнрәк булачак.
Эксперт аңлатканча, 27 октябрьгә 335,2 мең тонна кызыл балык тотылган, бу 2024 ел (233,3 мең тонна) белән чагыштырганда 43,7 процентка күбрәк. Шуңа да карамастан, продукция бәясенә шулай ук сезонлылык, инфляция, актив ихтыяҗ һәм башка факторлар йогынты ясый.
Балык тоту күләме шактый артуга да карамастан, 2025 ел ахырына кызыл балык һәм уылдык бәясе 5-7 процентка артырга мөмкин.
Ильяшенко билгеләп үткәнчә, октябрьдә кызыл балыкка уртача куллану бәясе 1381 сум (килограммы) тәшкил иткән, бу 2024 ел белән чагыштырганда 16,8 процентка артыграк. Аның искәртүенчә, июнь һәм июль айларында ваклап сату бәяләренең бераз гына кимүе (0,1 һәм 0,3 процентка) күзәтелгән, әмма августтан тенденция үзгәргән: бәяләр - 0,2, ә сентябрьдә 0,6 процентка арткан.
Эксперт сүзләренчә, уылдыкның уртача бәясе 9441 сумга (килограммы) җиткән, бу узган елның октябрь күрсәткечләреннән 36,3 процентка югарырак. Шул ук вакытта, 2025 ел башы белән чагыштырганда уылдык бәясе арзанайган – ул вакытта аның килограммы 10236 сум тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз