news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт: Үзара салым механизмы акчаны кешеләр өчен мөһим эшләр башкарырга юнәлдерә

Татарстанда халыкның һәр сумына дәүләт дүрт сум өсти торган искиткеч практика гамәлдә, ди Виталий Сергеев.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Диана Авакян). Үзара салым механизмы акчаны кешеләр өчен мөһим эшләр башкарырга юнәлдерергә мөмкинлек бирә. Бу хакта “Татар-информ”га Россия сәяси консультантлар ассоциациясе вице-президенты Виталий Сергеев сөйләде.

Ул үзара салымда халыкның салым күләмен һәм бер тапкыр түли торган акчаның төгәл кайда тотыласын үзе билгеләвен әйтте.

“Сүз дә юк, җирле дәрәҗәдә акчаның кая киткәнлеген, ягъни күпер төзелгәнме-юкмы, сквер булдырганнармы – контрольдә тотарга була, - дип фикерләре белән уртаклашты эксперт. — Син чынлап та акчаңны реаль рәвештә салып, эшнең ничек барганын карый һәм таләп итә аласың”.

Авыл халкы үзара салым вакытында “хөкүмәтне булдыручы гражданнарга әйләнә”, диде Сергеев. Бу исә элек салым кодексында төртелеп калган күп кенә җирле проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Моннан тыш, кешеләр җирле хакимияттән реаль файда күрә башлыйлар.

“Биредә актив катнашып, акча салып кына түгел, күзәтеп торган гражданинга әвереләсең. Үзең сайлаган җирле муниципаль хакимият эше белән кызыксына, аның эшли я эшләмәвен аңлый башлыйсың”, - диде Виталий Сергеев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100