Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Эксперт яңа ике этаплы мошенниклык схемасы турында сөйләде
Социаль челтәрләрдә абруйны бозу һәм акча алу өчен аккаунтларны вату буенча ике этаплы мошенниклык схемасы барлыкка килгән. Бу хакта РИА Новостига «Халык фронты. Аналитика» юнәлеше эксперты Алла Храпунова сөйләгән.
«Без барыбыз да беләбез, хәзер хөкүмәт дәрәҗәсендә цифрлы киңлек контроле алып барыла. Андый затларны җаваплылыкка тарталар, Россия Җинаять кодексының шактый күп маддәләре эшләнде. Шул рәвешле җинаятьчеләр аккаунт хуҗасының абруен, ә бәлки, аның гадәти тормыш агымын да бозарга мөмкин», - диде Храпунова.
Аның сүзләренчә, социаль челтәрләрдә сәхифәләрне ватканда кичекмәстән ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә, вату турында хәбәр итәргә һәм аның дәлилләрен күрсәтергә кирәк.
«Әгәр алга таба социаль челтәрләрдә начар язмалар аркасында сезне эзәрлекләүләрдән сакларга теләгән янәсе «ярдәмчеләр» шалтырата башласа, трубканы куярга, беркемгә дә ышанмаска кирәк, чөнки еш кына бу схеманың үсеше нәкъ менә икенче этап булачак — «ярдәм» күрсәтү», — дип өстәде эксперт.
, Храпунова билгеләп үткәнчә, икенче этап төрле сценарийлар буенча дәвам итәргә мөмкин. Аларның берсе-мошенниклар корбаннан ярдәм өчен түләүне таләп итә.
«Алар шулай ук җинаять эзәрлекләвеннән качу өчен «җинаятьне тикшерүдә» ярдәм итүне сорарга мөмкин. Террорчылыкка, ут төртүгә тартылу - бу корбаннар аларның полициягә нәрсәнедер тикшерергә ярдәм итүләренә ышаналар. Бу мошенниклар кушуы буенча эшләнә», - дип ачыклык кертте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз