news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эксперт Хөсәенов: Торак бәяләре якын арада 5-10 процентка кимергә мөмкин

«Этажи» күчемсез милек агентлыгы җитәкчесе Илдар Хөсәенов Сочидагы «Движение» форумында чыгыш ясаганда якындагы елда торак бәяләре 5-10 процентка кимергә мөмкин, дип белдерде. Бу хакта NEWS.ru хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, бәяләр соңгы өч айда сизелерлек дәрәҗәдә кими башлаган. Әмма бу еш очракта тәкъдимнәрдә чагылмый.

Хөсәенов билгеләп үткәнчә, хәтта 2026 елда төзүчеләрнең 40 проценты табышсыз калса да, бу сатып алучыларга берничек тә тәэсир итмәячәк. Әмма шулай да белгеч торак сатып алу белән сузмаска киңәш итә: 2028-2029 елларда базарда тәкъдим дефициты көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot