Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эксперт: Хезмәт хакын киметү ике якның килешүе буенча гына мөмкин
Хезмәткәрнең хезмәт хакын киметү хезмәт законнары нормаларын катгый үтәгәндә генә рөхсәт ителә һәм керемнең нәкъ менә кайсы өлеше киметелергә тиешлегенә, аның ничек билгеләнүенә һәм нинди сәбәпләр аркасында үзгәрүенә бәйле. Бу хакта «RT»га Роскачествоның оештыру үсеше департаменты директоры Евгения Ганькина хәбәр итте.
Ул аңлатканча, хезмәт хакы өч өлешне үз эченә ала – оклад, компенсация һәм стимуллаштыручы түләүләр. Аның сүзләренчә, әгәр сүз хезмәт килешүе шартларын үзгәртү турында барса, окладны киметүне дә кертеп, мондый төзәтмәләр бары тик якларның килешүе буенча гына мөмкин һәм язмача рәсмиләштерелергә тиеш.
Ганькина билгеләп үткәнчә, Хезмәт кодексында каралган очракларда Эш бирүче хезмәткәрләргә булачак үзгәрешләр һәм аларның сәбәпләре турында ике айдан да соңга калмыйча алдан хәбәр итәргә тиеш. Шул ук вакытта яңа шартларга риза булмаган хезмәткәрләргә булган вакантлы вазифалар язма рәвештә тәкъдим ителергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз