Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эксперт: WorldSkills-2019 Россия һәм Казан өчен зур алгарыш булачак
Татарстан башкаласында WorldSkills-2019 чемпионаты программасына FutureSkills компетенциясе керәчәк.
(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). WorldSkills-2019 чемпионаты Россия һәм Казан өчен зур алгарыш булачак. Бу эшче һөнәрләре буенча стандарт чемпионат түгел, ә һөнәри осталыкта масштаблы ярыш була.
Бу хакта бүген “Татар-информ”га интервьюда “Яшь профессионаллар” һөнәри берлекләре һәм эшче кадрлар үстерү агентлыгы” WSI федераль һәм халыкарадәрәҗәдәге стандартлар буенча чемпионатны оештыру берлеге генераль директоры урынбасары Карина Саликова хәбәр итте.
“Россиядә һәм Татарстанда WorldSkills хәрәкәте – эшче һөнәрләрне: эретеп ябыштыручылар, малярлар, токарь һәм фрезерлаучылар һөнәрен популярлаштыру гына түгел, шактый зур мәгънәле хәрәкәт. Казанда 2019 елның августында узачак чемпионат һөнәри осталыкның шактый алга атлавын күрсәтәчәк”, - диде ул.
Дөнья чемпионаты барлык илләрдә дә WorldSkills International раслаган төп компетенцияләр буенча үткәрелә.
Әлеге халыкара оешма эшче һөнәрләрен алга этәрү һәм популярлаштыруга ярдәм итәчәк. Аның Казанда узуы тагын да мөһимрәк һәм кызыклырак булачак, дип саный спикер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз