Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Югары икътисад мәктәбе эксперты глобаль җылынуның авыл хуҗалыгына китергән зыянын бәяләде
Глобаль җылынуның иң сизелерлек нәтиҗәләре авыл хуҗалыгында инде хәзер үк күренә. Климат үзгәрешләре аркасында сәламәтлек саклау системалары һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләренә дә йөкләнеш арта. Югары икътисад мәктәбенең Табигый ресурслар икътисады һәм климат үзгәреше институты директоры Игорь Макаров ТАСС агентлыгына шул хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, җылыну, беренче чиратта, аграр тармакта һәм мәңгелек туңлык зонасында урнашкан территорияләрдә (анда Арктика инфраструктурасының шактый өлеше урнашкан) үзен сиздерә.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, климат үзгәрүенең күзгә бәрелеп торган нәтиҗәләреннән берсе - урман янгыннары: аларның ешлыгы арта, алар кешеләрнең сәламәтлегенә дә, инфраструктура эшенә дә көчлерәк йогынты ясый.
Макаров искәрткәнчә, XXI гасыр уртасына климат үзгәрешләренең икътисади зыяны Россия эчке тулаем продуктының якынча 1-1,5 процентын тәшкил итәргә мөмкин. Шул ук вакытта ул билгеләп үткәнчә, бу - уртача күрсәткеч, ул еллар һәм төбәкләр буенча сизелерлек аерылачак.
Ул сәламәтлек саклау системасының һава торышы аномалияләренә аеруча сизгер булуын аерым билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, шәһәрләрдә табигый бәла-казалар, корылык, эсселек дулкыннары медицина, коткару хезмәтләренә йөкләнешне арттыра һәм өстәмә чыгымнарга китерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз