Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эксперт: Вакцинация сертификатларына фото куелса, аларны тикшерү җайлырак булачак
Фотографияне күрү - бик уңайлы, бу кеше үзенең QR-коды белән йөрүен аңлата.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусыннан вакцинация турында Россия сертификатларына фото өстәлсә, җәмәгать урыннарында тикшерү уңайлырак булачак. Бу хакта «Инфорус» консорциумы президенты, мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә эксперт Андрей Масалович белдерде, дип хәбәр итә Sputnik радиосы.
«Фотографияне күрү — бик уңайлы, бу кеше үзенең QR-коды белән йөрүен аңлата һәм аны, тикшерүне көтмичә, уздырып җибәрергә була. Бу мәгълүмат артыктырмы, әмма, чыннан да, уңайлырак булачак», — диде эксперт.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында, QR-кодларны тикшергәндә, сертификатларны паспортлар белән чагыштырмас өчен фотографияләр белән тулыландыру мөмкинлеген каравын хәбәр иткән иде.
Россиядә актив прививка ясау кампаниясе дәвам итә. РФ Президенты Владимир Путин вакцинациянең мөһимлеге турында берничә тапкыр искә төшерде һәм Covid-19дан илебез препаратларының югары нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз