news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эксперт Үзәк банк карарыннан соң ипотека буенча ставкаларның кимүен фаразлады

«Финам» аналитигы Игорь Додонов «Татар-информ» га белдергәнчә, 24 апрельдә Россия Банкының Директорлар советы утырышында төп ставка төшсә, депозит һәм ипотека ставкалары аска таба хәрәкәт итүен дәвам итәчәк.

«Үзәк Банкның алдагы утырышында төп ставканы 0,5 процент пунктына 14,5 процентка кадәр төшерер дип көтәм. Димәк, депозит ставкалары, мөгаен, аска таба хәрәкәт итүне дәвам итәрләр һәм берничә атна эчендә тагын 0,5 процент пункты чикләрендә төшәргә мөмкиннәр», - дип билгеләде Додонов агентлык белән сөйләшүдә.

Ул Россия Банкының 20 марттан алдагы утырышыннан соң кертемнәр буенча уртача ставкалар бер елга кадәр 0,3–0,5 процент пунктына кимеде, дип өстәде.

Аналитик сүзләренчә, ипотека ставкалары шулай ук кимергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot