Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эксперт укучыларга бердәм дәүләт имтиханы көнендә иртәнге ашны калдырмаска киңәш итә
Бердәм дәүләт имтиханы алдыннан укучылар иртәнге ашка аерым игътибар бирергә тиеш. Медицина фәннәре кандидаты, Пирогов университетының Ана һәм бала институтының 2 нче госпиталь педиатриясе кафедрасы доценты Ольга Тарасова «ТАСС» агентлыгына сөйләгәнчә, иртәнге аш өч мәҗбүри компоненттан торырга тиеш: акрын углеводлар, аксымнар һәм майлар.
Белгеч сүзләренчә, иртәнге ашның нигезен - тәлинкәнең 50-60 процентын акрын углеводлар тәшкил итәргә тиеш, Алар өч-дүрт сәгать дәвамында кандагы шикәр күләме кискен күтәрелмичә генә глюкоза белән тәэмин итә. Моның өчен карабодай яки солы боткасы, көрән дөге, каты сортлы бодай макароны һәм пешкән бәрәңге ярый.
Рационның тагын 20-25 процентын аксым продуктлары алып торырга тиеш. Алар тук булу тойгысын озаграк сакларга ярдәм итә, организмны нейромедиаторлар, шул исәптән дофамин һәм серотонин эшләп чыгару өчен аминокислоталар белән тәэмин итә, шулай ук ачлык тойгысының тиз барлыкка килүен булдырмый кала. Аксым чыганаклары сыйфатында эксперт йомырка, майсыз эремчек, тавыкның түш ите, балык, тофу һәм кузаклыларны тәкъдим итә.
Иртәнге ашның 5-10 проценты майларга туры килергә тиеш. Алар витаминнарны үзләштерү өчен кирәк һәм туклык хисен озаграк сакларга ярдәм итә. Рационга бер чәй кашыгы үсемлек мае, бер телем сыр, бераз атланмай яки авокадо өстәргә була.
Ольга Тарасова шулай ук порция күләменә игътибар итте. Аның сүзләренчә, имтихан алдыннан артык ашарга кирәкми, чөнки ашказаны ашкайнату системасына йөкләнешне арттыра һәм йокымсырау хисен китереп чыгарырга мөмкин. Иртәнге ашның оптималь күләме баланың якынча бер йодрыгын тәшкил итә – якынча 200-300 мл, ә аның калориялелеге 400-450 ккалдан артмаска тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз