Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эксперт төп ставканы арттыру турында: Үзәк Банк 17 белән 18 процент арасында сайлаячак
Үзәк Банкның директорлар советы 26 июльдә чираттагы утырышка җыелачак. Биредә, мөгаен, төп ставка 17, я 18 процентка кадәр арттырылачак. Мондый фикерне «Татар-информ»га «Финам»ның макроикътисади анализ бүлеге җитәкчесе Ольга Беленькая белдерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева.
«Үзәк Банк барыннан да элек 17 һәм 18 процент вариантлар арасында сайлаячак, дип уйлыйбыз (ставканы арадаш вариантка – 150 базис пунктка арттыру да мөмкин). Хәзерге вакытта төп ставканы 18 процентка кадәр арттыру ихтималы зур», – дип саный эксперт.
- Хәзерге вакытта Россиядә төп ставка 16 процентны тәшкил итә. Узган утырышта, 7 июньдә, Россия Банкы аны шул ук дәрәҗәдә саклап калу турында карар кабул итте. Әмма Үзәк Банкта ставканың 26 июльдә директорлар советы утырышында арттырылачагы мөмкин булуы турында белдерделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз