news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эксперт Татарстанның киләчәктәге өстенлекләрен атады

Урбанистиканы үзгәртү, яшьләр белән эшләү һәм IT-кластерны үстерү республикага киләчәктә лидерлыкта калырга ярдәм итәчәк.

Эксперт Татарстанның киләчәктәге өстенлекләрен атады
"Татар-информ" архивы

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Заманча иҗтимагый киңлекләрне үзгәртеп кору, яшьләр белән актив эш алып бару һәм IT-индустрияне үстерү республикага киләчәктә алдынгы ролен саклап калырга ярдәм итәчәк һәм Татарстанның өстенлекләренә әйләнәчәк. Бу хакта Казанда «Волга» экспертлар клубы утырышында футуролог, буыннар теориясе буенча эксперт, кластерлы үсеш өлкәсендә белгеч Евгения Шамис сөйләде.

«Монда урбанистика трансформациясе белән көчле тема бар, аның Россиядә аналоглары юк. Хәзер бу кызыксындыргыч дөнья темасы. Монда шулай ук яшьләр белән бәйле тема бар, аны беркем дә эшләми — бу мәгариф, спорт һ.б.», — диде футуролог.

Ул республиканың башка көчле яклары - автомобиль төзелеше, шулай ук медицина һәм IT-технологияләр үсеше темалары, дип өстәде. Шул ук вакытта соңгы ике өлкәгә, Шамис сүзләренчә, төбәк хакимиятләренең аерым игътибары кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot