news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт Татарстандагы сайлаулар турында: Тавыш бирүчеләр саны гадәттәгечә югары булачак

Татарстанда сайлауларда катнашучылар саны югары булырга вәгъдә итә. ТНВ телеканалының «Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафонында турыдан-туры кушылу вакытында сәясәт белгече, Социаль тикшеренүләр эксперт институтының (ЭИСИ) Төбәкләр белән эшләү департаменты җитәкчесе, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дарья Кислицына шундый фикер белдерде.

«Төбәкләргә һәм конкрет Татарстанга килгәндә, минемчә, тавыш бирергә килүчеләр саны гадәттәгечә югары булачак. Сайлаулар милләтара татулык һәм системага ышаныч белән аерылып тора. Шунысы аеруча мөһим, алар шулай ук югары легитимлык белән аерылып тора», - диде эксперт.

Кислицына шулай ук билгеләп үткәнчә, соңгы елларда илдә җәмәгать күзәтүенең төрле механизмнары җайга салынды. Бу гражданнарга тиз арада оператив мәгълүмат җиткерү, системаны үтә күренмәле итү, ә кирәк булган җирдә ялган мәгълүматны фаш итү өчен кирәк.

Сәясәт белгече фикеренчә, гаилә белән тавыш бирү – ул искиткеч традиция. Аны, шул исәптән, федераль программалар линейкасы һәм Татарстанның «Гаилә белән сайлыйбыз!» проекты хуплый.

«Хәзер, әлбәттә, Гаилә елы, һәм Татарстан бу мәгънәдә төп традицион кыйммәтләрне, гаилә кыйммәтләрен ныгытуын һәм яклавын күрсәтә. Миңа калса, үз илебезнең патриотлары буларак безгә төрле дәрәҗәдәге сайлауларда тавыш бирү, үз ихтыярыбызны белдерү бик мөһим», – дип йомгаклады ул.

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә иртәнге 7:00 сәгатьтә башланып китте. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100