Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эксперт Татарстанда тавыш бирүне электрон рәвештә уздырмауны дөрес карар дип саный
Марат Бәширов фикеренчә, электрон тавыш бирү белән экспериментны башка сайлаулар вакытында үткәрергә кирәк.
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). «Бизнес һәм дәүләт арасында багланышлар буенча белгечләрнең илкүләм лигасы» (GR-лига) коммерцияле булмаган партнерлык президенты Марат Бәширов Татарстан Республикасы хакимиятенең Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүне электрон рәвештә оештырмау карарын хуплады. Бу хакта ул «Волга» экспертлар клубы утырышында белдерде.
«Мин Татарстанның бик дөрес карар кабул итүен, электрон тавыш бирүне уздыру өчен җаваплылыкны үз өстенә алмавын билгеләп үтәсем килә. Әгәр хакимият тавыш бирүне болай да оештырып, гражданнарның максималь санына тавыш бирү өчен уңайлы һәм куркынычсыз мөмкинлек бирәчәгенә ышана икән, иң яхшысы — бу ышаныч дәрәҗәсен экспериментлар белән бозмаска кирәк. Ә Татарстанда хакимияткә ышаныч бик зур», — дип искәртте Бәширов.
Ул мондый экспериментны башка сайлаулар вакытында үткәрергә мөмкин, әмма Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү вакытында экспериментлар кирәкми, дип өстәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз