news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда карның кайчан явачагы билгеле

Татарстанда карның кайчан явачагы билгеле
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Быел көзге җылы көннәрнең озакка сузылуы сәбәпле, Татарстанда кар гадәттәгедән соңрак ятачак. Бу хакта «Татар-информ» га бүген Казан федераль университеты галиме, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Күпьеллык климат нормасы буенча, Татарстан башкаласында даими кар катламы 19-21 ноябрьдә ята. Бу чорда, гадәттә, уртача тәүлеклек температура -5 градустан түбәнәюгә таба бара. Ләкин ел елга охшамый. Кайвакыт тотрыклы кар катламы декабрьдә генә ята. Аномаль җылылык аркасында әлегә кар күренми. Барысы да Атлантиканың киләчәктә безгә ни дәрәҗәдә актив тәэсир итүенә бәйле», — диде ул.

Белгеч искәрткәнчә, беренчел фаразларга караганда, Казанда декабрь — салкын, гыйнвар — климат нормасы чикләрендә, ә февраль — уртача күпьеллык күрсәткечләрдән бераз җылырак булачак. Әгәр елның соңгы ае салкын булса, ул артык карлы булмас дип уйларга мөмкин. Әмма тулаем алганда, кар кыш дәвамында норма чикләрендә ява, дип билгеләп үтте КФУ спикеры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100