Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эксперт: Татарстан күп еллар сайлау процессын оештыру буенча алдынгылар рәтендә
Татарстан инде күп еллар төрле дәрәҗәдәге сайлауларны югары дәрәҗәдә оештыра белүен күрсәтә. Россия Президентының быелгы сайлау кампаниясе дә искәрмә түгел. «Татар-информ»га бу хакта КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, дөнья сәясәте һәм дипломатиясе кафедрасы доценты Евгения Храмова белдерде.
«Сайлау процессында күп еллар катнашучы буларак, Татарстан күп еллар сайлауларны оештыруда алдынгы төбәк булды дип саныйм. Бу һәрвакыт төгәллек, ачыклык һәм профессионализм», – дип белдерде әңгәмәдәш.
Ул Россия Президентын сайлау буенча быелгы кампания бөтен сәяси дөнья өчен мөһим дип ассызыклады. Илнең суверенитеты һәм аның башка дәүләтләр белән багланышлары сайлауларның төгәллеге һәм дөреслегеннән тора.
«Россиянең үзе өчен бу – эчке тотрыклылык һәм дәүләт эчендә мөнәсәбәтләр кору. Әгәр субъектлар турында әйтсәк, алар өчен сайлаулар – һәрвакыт үсеш юлы, илнең федератив корылышында урыны һәм ролен аңлау», – диде Храмова.
- Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз