news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эксперт: Татарстан ислам дөньясында Россия бизнесы өчен локомотив булып хезмәт итә ала

Татарстан Россия белән ислам дөньясы илләре арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур өлеш кертә. Төбәк Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы өчен витрина булып тора. Мондый фикерне «Татар-информ»га Якын Көнчыгышны өйрәнү үзәге идарә советы әгъзасы Кирилл Семенов әйтте.

«Татарстан ислам дөньясы белән хезмәттәшлеккә җәлеп итү буенча Россия бизнесы өчен локомотив булып хезмәт итә ала. Узган визит барлык өлкәләрдә дә хезмәттәшлеккә этәргеч бирергә мөмкин. Казанны ислам дөньясына капка буларак куллану тулысынча акланган, чөнки дини аспекттан тыш, монда зур сәнәгать потенциалы, югары технологияләр тупланган. Шәһәр үзенчәлекле витрина булып тора. Монда республика җитәкчелегенең грамоталы сәясәте нәтиҗәсе булган күп факторлар тупланган», – дип саный эксперт.

Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы белән хезмәттәшлектә Казанның ислам шәһәре статусы да мөһим роль уйный. Бу, соңыннан конкрет проектларга әверелә торган, күп кенә уртак нокталар табарга мөмкинлек бирә, дип өстәде Семенов.

news_right_1
news_right_2
news_bot