Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эксперт Татарстан белән Филиппин мөнәсәбәтләренең үсешенә комачаулаучы факторларны атады
Татарстан белән Филиппинның хезмәттәшлек өчен потенциалы бик зур, әмма мөнәсәбәтләрнең үсешенә комачаулаучы берничә фактор бар. Бу хакта «Татар-информ»га Филиппинның цифрлы икътисад өлкәсендәге әйдәп баручы эксперты Кристина Амор Макланг белдерде.
«Татарстан белән Филиппин мөнәсәбәтләренең үсешенә комачаулаучы киртәләр арасында туры логистик маршрутлар саны чикләнгән булу, сертификация һәм стандартларга карата таләпләр, банклар һәм түләүләр белән проблемалар, бизнеска мәгълүмат җитмәү һәм базар турындагы мәгълүмат аз булу, шулай ук телгә бәйле проблемалар һәм регулятив кыенлыклар кебек факторларны аерып әйтер идем.
Бу киртәләрне бетерү ике яклы сәүдәне сизелерлек дәрәҗәдә арттырыр иде», – дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше.
Татарстан нефть химиясе продукциясе һәм полимерлар, сәнәгать җиһазлары, авыл хуҗалыгы техникасы, ашламалар, IT-чаралар һәм цифрлы технологияләр тәкъдим итә ала. Филиппин исә, үз чиратында, кокос нигезендәге продукция, азык-төлек һәм диңгез продуктлары, тропик җиләк-җимешләр, электроника һәм ярымүткәргеч компонентлар, цифрлы хезмәтләр һәм бизнес-процессларны аутсорсинглау өлкәсендәге экспертизаны экспортлый ала, дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз