news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт тәмәке тартучының елына сигаретка күпме акча сарыф итүен исәпләп чыгарган

Тәмәкедән баш тартырга өндәгән акция алдагы өч атнада Казанның 12 уку йортында узачак.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Казанның «Выбор» үзәге белгече Луиза Хәкимова «Бер көн» акциясе барышында тәмәке тартучының сигаретка күпме акча сарыф итүен ачыклаган. «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә эксперт шул хакта сөйләде.

Тәмәкегә каршы акцияне 16 ноябрьдә шәһәрдәге  махсус урта уку йортларының берсендә үткәрделәр.

«Бер кызны елына тәмәкегә 36 мең сум акча сарыф итүе бер дә куандырмады», - дип хәбәр итте Луиза Хәкимова.

Ә менә үзенең өч айда эшләп тапкан акчасын тәмәкегә чыгарып салуы турындагы мәгълүматлар аны гаҗәпкә калдырды, диде эксперт.

Тәмәкедән баш тартырга өндәгән акция алдагы өч атнада Казанның тагын 12 уку йортында узачак.

Табиблар зарарлы гадәттән арынырга теләүчеләргә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика наркология диспансеры белгечләренә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Биредә махсус консультация бүлмәсе дә бар, бушлай "кайнар телефон" линиясе дә эшли.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100