Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
API дан файдалану мөмкинлеген бирү MAX мессенджерын чит илдәге чикләүләрдән саклый ала
MAX мессенджерына кушымталар, сайтлар һәм эзләү системалары өчен универсаль телдән (API) файдалану мөмкинлеге бирү безгә дус булмаган илләрдә аны блокировкалау ихтималыннан саклый алачак. IT трансформация буенча консультант һәм Sprint телекоммуникация компаниясенең (АКШ) элеккеге менеджеры Джозеф Шуцман шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Чыннан да, кайбер илләрдә мессенджер эшен чикләргә мөмкиннәр. Бу куркынычны киметү өчен, эксперт инновацион алымнардан файдаланырга, мәсәлән, сервисларга API аша тоташырга тәкъдим итте. Мондый алым чикләүләрне урап узарга һәм мессенджерның функциональлеген саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.
Бу атнада мессенджер БДБ илләрендә теркәү пунктлары ачты. Хәзер, Россия һәм Белоруссия гражданнарыннан тыш, Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Молдавия, Таҗикстан һәм Үзбәкстанда яшәүчеләр дә MAX мессенджерыннан файдалана ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз