Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Эксперт Смирнов дөньядагы иң тотрыклы өч валютаны атады
Хәзерге вакытта дөньяда иң тотрыклы валюта – Швейцария франкы. Шулай ук бу исемлеккә Сингапур долларын һәм Күвәйт динарын да кертергә мөмкин. Бу хакта фонд базары буенча эксперт Андрей Смирнов хәбәр итте. Аның сүзләрен РИА Новости китерә.
Смирнов аңлатканча, барлык өч валюта да геосәяси куркынычларга минималь дәрәҗәдә бирелүчән, ә әлеге валюталар кулланыла торган илләрдә икътисад тотрыклы булып кала бирә.
Шулай ук, аның сүзләренчә, Швейцария франкы икътисади, сәяси тотрыксызлык вакытында акчаларны күчерү өчен иң тотрыклы курслы валюта булып кала. Бу түбән инфляция, геосәяси нейтральлек һәм Швейцариядә урнашкан традицияләр белән бәйле.
Сингапур доллары исә кырыс акча-кредит сәясәте йогынтысы, Сингапурдагы икътисадның тотрыклылыгы һәм илдәге геосәяси вазгыять сәбәпле тотрыклылыгы белән аерылды. Күвәйт динары шул үк сәбәпләр белән тотрыклы валюта булып тора, дип йомгаклады эксперт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз