Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Эксперт шикле квитанция буенча коммуналь хезмәтләр өчен «бурыч» түләргә ашыкмаска кушты
Коммуналь хезмәтләр өчен бурыч булу турында янаучы квитанция алган очракта, аны шунда ук түләргә ашыгырга кирәкми – бигрәк тә әлеге квитанциядә билгесез QR-код күрсәтелгән булса. Бу хакта RT белән әңгәмәдә җәмәгать эшлеклесе һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча эксперт Дмитрий Бондарь сөйләде.
Аның сүзләренчә, бурыч – ул абстракт формулировка түгел, ә хезмәттән файдаланучы белән хезмәт күрсәтүче арасындагы килешү белән расланган конкрет сумма. Бондарь хәбәр иткәнчә, мондый мәгълүматлар һәрвакыт рәсми системаларда теркәлә, анда һәр операцияне – исәпләнгән бурычларны, түләүләрне, калдык сумманы һәм башкаларны карарга була. Түләр алдыннан бу мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәк.
Торак милекчеләре бурычлары булу-булмауны Дәүләт хезмәтләре аша Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмати системасы порталында тикшерә ала, дип аңлатты Бондарь. Система автомат рәвештә кулланучы белән бәйле күчемсез милек объектларын тикшерәчәк һәм исәпләүләр һәм түләүләр тарихын күрсәтәчәк. Хәтта авторизация узмыйча гына да шикле квитанциянең реквизитларын алдагы квитанцияләрнеке белән чагыштырырга була: шәхси счет номеры, идарәче компания исеме һәм башка детальләр бертөрле булырга тиеш.
Шулай ук эксперт искәрткәнчә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар турында мәгълүматны банк кушымталарында да табарга мөмкин. Бурычларны бу ысул ярдәмендә тикшергәндә шәхси счетны дөрес күрсәтү мөһим.
Мошенниклар акча урлау һәм шәхси мәгълүматларны белү өчен торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар турында ялган квитанцияләр куллана һәм QR-кодлар аша түләргә тәкъдим итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз