news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт: Сайлауда күзәтүче-блогерлар булу яшьләр арасында ышанычны арттырды

Федераль эксперт Глеб Кузнецов фикеренчә, киләчәктә бу тәҗрибәне башка төбәкләр дә кулланачак.

Эксперт: Сайлауда күзәтүче-блогерлар булу яшьләр арасында ышанычны арттырды
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Социаль тикшеренүләр институтының эксперт советы җитәкчесе, федераль эксперт Глеб Кузнецов фикеренчә, сайлауда күзәтү өчен блогерларны җәлеп итү яшьләр арасында тавыш бирүгә ышанычны тагын да арттырды. Бу хакта ул мәгълүмат үзәгендә узган видеоконференцэлемтә барышында әйтте.

«Сайлауга күзәтүче буларак блогерлар да җәлеп ителгән иде. Ул яшьләр арасында тавыш бирүгә ышанычны тагын да арттырды. Өч көн дәвамында тавыш бирү сайлау системасы өчен зур сынау иде. Тавыш бирү системасы үзгәргәндә, сайлауның гадел үтмәве турында шикләр калмаска тиеш», — дип сөйләде ул.

Эксперт фикеренчә, яңа сәяси, социаль төркемнәрне сайлауга җәлеп итү яхшы практика. «Бу тәҗрибә башка төбәкләр тарафыннан да кулланылыр, чөнки блогинг актив рәвештә үсә бара. Күзәтүчеләр никадәр күбрәк булса, тавыш бирү шулкадәр ачыграк була», — ди ул.

Кузнецов фейкларга карата үз фикерен белдерде. «Фейклар сайлау системасының гына түгел, ә барлык сәяси, социаль киңлек өчен авырлык. Һәркем үз фикерен генә түгел, башында туган фактлар турында да яза ала. Фейклар белән көрәшү — социаль-сәяси киңлекне оештыруның төп авырлыгы», — дип сөйләде эксперт. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100