news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт сайлау турында: Кем җиңүе түгел, күпме кеше тавыш бирүе мөһим

Сайлауга килү – һәркемгә нәрсә өчен тавыш биргәнеңне күрсәтү – үз илең, балаларың, ил һәм киләчәгең өчен, чөнки һәр тавыш Россиянең киләчәк үсеше өчен мөһим. Бу хакта «Татар-информ»га ЛДПР Татарстан төбәк бүлеге координаторы вазифаларын башкаручы Руслан Йосыпов әйтте.

«Сайлау нәтиҗәләре буенча тикшеренүләр ясалачак: халыкка нәрсә ошамый, нәрсә җитми. Аннары шул күрсәткечләр буенча кешеләрнең тормышын яхшыртырга омтылу булачак. Ә берни дәшмәү белән берни үзгәрмәячәк», – диде Йосыпов.

Ул, шулай ук, сайлауда катнашу бонуслар да биргәнен искәртте. Җәмәгать транспортында бушлай йөрү, концертка бару, автомобиль уйнатуда катнашу һәм башкалар.

«Кем җиңүе түгел, күпме кеше тавыш бирергә килүе мөһим. Илнең сайланган Президенты үзе артыннан халык барганын күрәчәк, һәм аның гозерләренә күбрәк колак салачаклар», – диде эксперт.

  • Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100