news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эксперт: 2027 елда минималь хезмәт хакы, 6,8 процентка артып, 28 935 сум тәшкил итәчәк

Эксперт: 2027 елда минималь хезмәт хакы, 6,8 процентка артып, 28 935 сум тәшкил итәчәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2027 елда хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 28 935 сум тәшкил итәргә тиеш. РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, бу конкрет сан РФ Хөкүмәте тарафыннан Дәүләт Думасы каравына тапшырылган 2027 елга һәм 2028-2029 елларның план чорына федераль бюджет турындагы закон проектында рәсми рәвештә күрсәтелгән.

Сафонов ачыклык керткәнчә, 2026 ел (27 093 сум) белән чагыштырганда, 2027 елда минималь хезмәт хакы 6,8 процентка артачак. Бу ил буенча уртача эш хакының үсеш темплары белән турыдан-туры бәйле, ул арткан саен дәүләт тарафыннан гарантияләнгән минимум да пропорциональ рәвештә үсә.

Хезмәт хакының минималь күләме генә түгел, ә больничныйларның минималь күләме, табышы түбән яки эш стажы аз булган хатын-кызлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособиелар, шулай ук кече һәм урта бизнес өчен ташламалы иминият взнослары да хезмәткә түләүнең минималь күләменә бәйле.

news_right_1
news_right_2
news_bot