Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эксперт: Россиядә төзелеш материалларына бәяләр 15 процентка кыйммәтләнергә мөмкин
2026 елда Россиядә төзелеш материаллары уртача 14-15 процентка кыйммәтләнергә мөмкин. Төзелеш материаллары җитештерүчеләрнең илкүләм берләшмәсе ассоциациясе башкарма директоры Антон Солон «Татар-информ»га шундый фаразын җиткерде.
«Төп фараз – күпчелек материалларның ел дәвамында 14-15 процентка кыйммәтләнүе. Югары инфляция һәм логистик проблемалар сакланганда аерым категорияләргә бәяләр үсеше 30-40 процентка җитәргә мөмкин. Бигрәк тә металл продукциясе һәм дивар блоклары (газ-бетон, кирпеч) кыйммәтләнергә мөмкин», – дип билгеләде Солон.
Эксперт билгеләп үткәнчә, төзелеш материалларына бәяләр үсеше инде берничә ел күзәтелә. Россия Төзелеш министрлыгы, Росстат һәм тармак аналитиклары мәгълүматлары буенча, узган елда ил буенча бәяләрнең уртача үсеше якынча 11 процент тәшкил иткән. Төбәкләрдә күрсәткечләр аерылырга мөмкин.
Ул шулай ук искәрткәнчә, төзелеш материалларын сатып алу өчен иң отышлы чор булып ел башы кала, ул вакытта сәүдә челтәрләре узган сезоннан калган әйберләрне сата.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз