news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эксперт: Россиядә кайбер өлкәләрдә һөнәри белем булмаган килеш 100 мең сум эшләргә була

Эксперт: Россиядә кайбер өлкәләрдә һөнәри белем булмаган килеш 100 мең сум эшләргә була
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россиялеләр, хезмәт күрсәтү өлкәсен, авыл хуҗалыгын һәм сәнәгатьнең кайбер тармакларын да кертеп, берничә өлкәдә профильле белеме булмаган килеш тә аена 100 мең сумнан артык акча эшли ала. Бу хакта ТАССка Президент академиясенең Психологик-икътисади тикшеренүләр институты пространство анализы фәнни-тикшеренү үзәге директоры Дмитрий Землянский хәбәр итте.

«Мондый өлкәләр шактый күп: үз бизнесы, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләү (кунакханәләр, рестораннар, сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү), курьерлар, авыл хуҗалыгы, сәнәгатьнең кайбер тармаклары», – диде эксперт.

Ул билгеләп үткәнчә, квалификацияле булмаган хезмәткәрләрнең югары кереме ешрак хезмәткә түләүнең эш системасы хисабына ирешелә.

Моннан тыш, Землянский ассызыклаганча, соңгы елларда югары квалификация һәм һөнәри белем таләп итә торган өлкәләрдә, мәсәлән, җирле үзидарәдә яки мәгариф системасында хезмәт хакы түбәнрәк булырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot