Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эксперт Россиядә булдырылачак илкүләм мессенджерның потенциалын бәяләде
Илкүләм мессенджер булдыру – ул технологик инициатива гына түгел. Бу коммуникация, иминлек һәм дәүләт сервисларыннан файдалану мөмкинлеген берләштергән яңа цифрлы стандарт формалаштыру омтылышы. «Татар-информ»га мондый фикерне Innostage компаниясенең бизнесны стратегик трансформацияләү буенча директоры Никита Аронов белдерде.
«Без инде күптән смартфоннар «шәхес таныклыгы»на әйләнгән дөньяда яшибез. Киләсе дулкын – кәгазь документларны алыштырырга һәм дәүләт белән көндәлек хезмәттәшлекне гадиләштерергә сәләтле цифрлы инструментлар барлыкка килү. Әгәр дә бу дөрес итеп гамәлгә ашырылса, мондый платформа миллионлаган кешенең көндәлек чынбарлыгын үзгәртә алачак: табибка язылу, документ имзалау, шәхесне раслау – боларның барысын да бер урында эшләргә мөмкин булачак», – дип билгеләде мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.
Мисал итеп ул Кытайның WeChat мессенджерын китерде. Аронов сүзләренчә, әлеге платформа инде күптән тормышның «цифрлы янчыгына» әйләнде. Шундый ук мессенджер Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә дә бар – ул дәүләт хезмәтләреннән файдалану һәм шәхси идентификация өчен мөмкинлек бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз