Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эксперт: Россиядә азык-төлеккә бәя арту продукция китерү чыгымнарына бәйле түгел
Кибет киштәләрендә азык-төлекнең ахыргы бәясе арту йөк ташу чыгымнарына бәйле түгел, чөнки мондый товарларны тимер юл аша китерү ставкасы ел башыннан бирле үзгәрмәде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Азык-төлек секторын оештыру ассоциациясе советы әгъзасы Антон Востриковка сылтама белән хәбәр итә.
«Тиз бозыла торган продукцияне тимер юл аша китерү ставкасы 2022 елның гыйнвар-февраль башында нинди булса, шулай ук калды. Шунлыктан транспортировка товар бәяләренә берничек тә йогынты ясамады. Бәяләрнең артуы башка факторларга бәйле. Өстәвенә, азык-төлекнең ахыргы бәясенең 10 процентка якын транспортка карый», - дип белдерде эксперт.
Аның сүзләренчә, тимер юлда ил эчендәге маршрутлар үзгәрмәгән. Шул ук вакытта, Санкт-Петербург һәм Новороссийск портлары аша импорт күләме кимү аркасында тиз бозыла торган продукцияне тимер юл һәм автомобиль транспорты белән китерү дә азая.
Эксперт азык-төлекне тимер юл аша китерү сегментындагы төп трендларны да атады. «Төп трендлар – Россия аша транзит белән Белоруссиядән азык-төлек экспортының артуы, шулай ук Ерак Көнчыгыш портлары аша Урта Азиягә экспортның үсүе», - дип сүзен төгәлләде Востриков.
Росстат мәгълүматлары буенча, апрель аенда Россиядә азык-төлек инфляциясе айлык эквивалентта - 2,87 процент (мартта – 6,73) тәшкил иткән, еллык эквивалентта исә инфляция темплары артып, 20,48 процентка (бер ай элек 17,99 процент иде) җиткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз