news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт Россиядә кайсы категорияләрнең югары пенсия алырга хокуклы булуын әйтте

Мактаулы исемнәр һәм ташламалар гомумиләштерелми. Пенсиягә чыкканнан соң кеше ташлама алу өчен бер нигезне сайлый.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Россиядә Мактау грамоталары, исемнәр, шулай ук тупланган стаж пенсия һәм ташламалар күләменә йогынты ясый ала.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Пенсионерлар берлеге президиумының мактаулы әгъзасы Людмила Пискуновага сылтама белән хәбәр итә.

Әйтик, эксперт сүзләренчә, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булган гражданнар социаль өстәмәләр һәм ташламаларга хокуклы. Моннан тыш, дәүләт бүләкләренә (әйтик, медальләр, орденнар, Мактау грамоталары һәм исемнәр) лаек булган кешеләр дә югары пенсиягә өметләнә ала.

Моннан тыш, Федерация субъектларының үзенең ташламалар категориясе бар. Мисал өчен, аларны төбәктә 40 ел дәвамында эшләгән кешеләр ала. Аларга Федерация субъекты үсешенә керткән өлеше өчен төбәк башлыгы исеменнән Мактау грамотасы, мактаулы исем һәм медаль тапшырыла.

«Ягъни төбәк законнары һәм финанс мөмкинлекләреннән чыгып, мондый пенсионерларга төрле ташламалар (әйтик, җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукы) бирәләр. Әмма ул бу ташламалардан бары тик үз төбәгендә генә файдалана ала», - дип искәртте Пискунова.

Ул мактаулы исемнәр һәм ташламаларның гомумиләштерелмәвен әйтте. Пенсиягә чыкканнан соң кеше ташлама алу өчен бер нигезне сайлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100