news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эксперт Россиядә Covid-19 инфекциясеннән прививка ясый башлау вакытын әйтте

Төп катлаулылык булып, зур күләмдә препарат җитештерү тора.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясеннән вакцинаны күпләп җитештерү ярты елдан да иртәрәк башланмаячак. Бу хакта Мәскәү физика-техник институты (МФТИ) геном инженериясе лабораториясе башлыгы Павел Волчковка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Эксперт хәбәр иткәнчә, барлык стандартларны исәпкә алып, вакцинаны күпләп җитештерүне оештыру өчен кимендә бер елдан да ким булмаган вакыт кирәк. Тик ашыгычлыкны исәпкә алып, «кайбер таләпләргә күз йомарга мөмкин», шуңа күрә вакцинация алты айдан соң башланырга мөмкин.

Павел Волчков сүзләренчә, төп катлаулылык нәкъ менә вакцинаны зур күләмдә сәнәгать җитештерүеннән тора,чөнки моның өчен яңа инфраструктура булдырырга туры киләчәк.

«Әлегә вакцина җитештерүдә төгәл фармацевтика компаниясен күрмибез, һәрхәлдә, рәсми рәвештә бу хакта әйтмиләр», - дип хәбәр итте институтның геном инженериясе лабораториясе җитәкчесе.

Элегрәк «Татар-информ» РФ Оборона министрлыгының коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаның әзерлеге турында белдерүен хәбәр иткән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot