Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эксперт пенсия тупланмалары турында белешмәне «Дәүләт хезмәтләре» аша белеп булуын әйтте
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Россиялеләр аларның пенсия тупланмалары дәүләтнеке булмаган кайсы пенсия фондында булуын берничә ысул белән (онлайн һәм шәхси мөрәҗәгать итеп) ачыклый ала. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе эксперты Татьяна Подольскаяга сылтама белән хәбәр итә.
Иң гади вариантларның берсе - «Дәүләт хезмәтләре» порталыннан файдалану. Пенсияләргә багышланган бүлектә «Счетның торышы турында хәбәр итү» дигән хезмәт бар, ә барлык мәгълүмат кулланучының шәхси кабинетына килә.
Эксперт шулай ук пенсия тупланмалары турында белешмәләрне Россия Социаль фонды аша (бүлектә паспорт һәм СНИЛС тәкъдим итеп яки фонд сайтындагы шәхси кабинетта дистанцион рәвештә) да алырга мөмкин булуын әйтте.
Моннан тыш, мәгълүматларны бухгалтериягә пенсия түләүләре буенча мәгълүмат бирү турында гариза белән мөрәҗәгать итеп, эш бирүчедән сорарга мөмкин. Тагын бер вариант - Социаль фонд белән хезмәттәшлек итә торган коммерция банкына мөрәҗәгать итү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз