Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эксперт Президент сайлауларын күзәтү системасының нечкәлекләрен аңлатты
Россиядә Президент сайлауларын күзәтү системасы дүрт юнәлешле эшчәнлектән гыйбарәт. Бу хакта «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» ассоциациясе эксперты, Бөтенроссия «Чиста сайлаулар өчен» күзәтүчеләр корпусының башкарма комитеты әгъзасы Андрей Лукаш сөйләде. Ул бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган Россия Президентын сайлауларга багышланган матбугат конференциясенә Zoom платформасы аша кушылды.
«Россиядә сайлауларны күзәтү системасының дүрт тармагы бар. Иң беренче чиратта бу – сайлау участогындагы күзәтүче. Күзәтүченең өч роле бар», – дип аңлатты эксперт.
«Беренчедән, ул шаһит. Икенчедән – контроль башкаручы. Аның кулында Россия Федерациясенең иҗтимагый палатасы төзегән «Алтын стандарт» җәмәгать күзәтүе чек-листы бар. Моннан тыш, күзәтүче этик кодекска таянып эш итә.
Өченчедән, күзәтүче – ул процессуаль һәм хокукый статусы булган зат. Ул сайлаулар барышын карап басып торучы гына түгел. Аның бурычлары һәм хокуклары бар. Күзәтүчене, әйтик, сайлау участогыннан беркем һәм бернәрсә чыгарып җибәрә алмый», – дип ачыклады Андрей Лукаш.
«Күзәтү системасының икенче тармагы – иҗтимагый палаталар каршында эшләгән җәмәгать штаблары. Алар күзәтүчеләр белән эшли. Моннан тыш, штаблар кайнар линияләр аша мәгълүмат туплый. Шул рәвешле сайлауларда күзәтү эше контрольдә тора.
Өченче тармак – видеокүзәтү. Сайлау участокларыннан туры трансляцияне күздә тоткан видеодивар нинди дә булса хокук бозуын шундук күреп алу, видеоны якынайтып карау, тикшерүне мөмкин итә. Моннан тыш, хокук бозу очрагында видеоязма дәлил буларак куланыла ала.
Күзәтү системасының дүртенче тармагы булып экспертлар бергәлегенең эшчәнлеге тора. «Чиста сайлаулар өчен» күзәтүчеләр корпусын алыйк, мәсәлән. Биредә яшьләр бик актив эшли. Теләсә кайсы мәсьәлә юридик бәя һәм ачык экспертиза юлы белән тикшерелә», – дип аңлатты эксперт.
«Әлеге юнәлешләр тулы бер системаны тәшкил итеп, Россия Президентын сайлауларны гадел һәм имин рәвештә башкарып чыгуны мөмкин итә», – дип йомгаклады Лукаш.
Искәртеп үтәбез, 15 марттан Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли. Шул исәптән хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, тикшерү изоляторында, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8.00-20.00 сәгатьләрдә тавыш бирә ала.
Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.
Россия Федерациясе Президентын сайлау сигезенче тапкыр үткәрелә. Быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат катнаша: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз