Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эксперт доллар бәясенең 81 сумга кадәр төшүен фаразлады
Бу атнада Америка валютасы курсы 81-85 сум диапазонында булырга мөмкин. Аналитик Спартак Соболев шундый фаразны җиткерде.
Аның бәяләвенчә, салым түләүләре алдыннан экспортерларның чит ил валютасын актив рәвештә сатуы Россия валютасына ярдәм итүче төп факторларның берсе булып кала.
«Россия валютасына өстәмә ярдәмне кыйммәтле энергия ресурслары да тәэмин итә. Россиянең Urals нефте бәясе 110 доллардан югарырак дәрәҗәдә саклана», - диде Соболев RT белән әңгәмәсендә.
Шул ук вакытта, валюта базарына Финанс министрлыгының бюджет кагыйдәсе кысаларында чит ил валютасын сатып алу буенча операцияләре дә тәэсир итә. Соболев сүзләренчә, бу гамәлләр Россия валютасы ныгуга ярдәм итә торган факторларны өлешчә тигезли.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз