Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эксперт эш бирүчеләрне пенсия тупланмаларын бергәләп финанслауга җәлеп итәргә тәкъдим итә
Россиядә хезмәткәрләр ирекле рәвештә булачак пенсиягә взнослар кертә, ә эш бирүчеләр бу түләүләрне бергәләп финанслый торган корпоратив пенсия программаларын үстерергә кирәк. Дәүләтнеке булмаган «Будущее» пенсия фондының директорлар советы рәисе Галина Морозова РИА Новости агентлыгы белән әңгәмәсендә шундый фикерен белдерде.
Ул аңлатканча, мондый механизмнар озак сроклы акчалар тупларга мөмкинлек бирә һәм пенсиягә чыкканнан соң гражданнарның керемнәре дәрәҗәсен күтәрә ала.
Морозова сүзләренчә, өстәмә стимуллардан башка компанияләр дә, хезмәткәрләр дә гадәттә мондый тупланмалар булдырмый. Шуңа бәйле рәвештә, дәүләтнеке булмаган пенсия акчаларын арттыру эш бирүчеләр катнашындагы корпоратив программалар аша алып барылырга тиеш.
Ул шулай ук хезмәткәр взнослар күчергән, ә эш бирүче мәҗбүри рәвештә аларны финанслауда катнашкан корпоратив программаларны гамәлгә кертү пенсия тармагын үстерүгә җитди этәргеч бирергә мөмкин, дип билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз