news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 октябрь кайбер пенсионерлар өстәмә түләүләр алачак

Кайбер төбәкләрдә пенсионерлар 1 октябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көненә өстәмә түләү ала алачак. Бу хакта «Прайм» агентлыгына профессор, «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү институтының хокук факультеты деканы Вадим Виноградов сөйләде, дип яза РИА Новости.

Бу федераль түгел, ә җирле бюджетлардан бүлеп бирелә торган төбәк ярдәме. Ахыргы карарны урыннарда хакимият кабул итә.

«Өстәмә түләүләр күләме һәм шартлары төбәккә бәйле рәвештә аерылырга мөмкин», - дип аңлата эксперт.

Кайбер муниципалитетларда үз программалары гамәлдә. Алар турында белү өчен пенсионерларга алдан ук Социаль фондның территориаль бүлекчәсенә яки күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда бу уңайдан түләү каралганмы һәм аны алу өчен гариза бирергә кирәкме икәнлеге турында хәбәр итәчәкләр, дип йомгаклады Виноградов.

news_right_1
news_right_2
news_bot