Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эксперт нинди SMSларны ачарга ярамаганлыгын аңлатты
Хәбәрдә булган сылтама буенча күчү гаджетны вирус белән зарарлауга китерергә мөмкин.
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Кайбер SMS-хәбәрләрне ачып тормыйча гына юк итәргә кирәк. Бу хакта Россия сыйфат системасы агентлыгы матбугат хезмәте белгече Алеся Боровикова сөйләде, дип хәбәр итә «Прайм» агентлыгы.
Аның сүзләренчә, SMS ачканчы, һичшиксез, аны җибәрүчегә игътибар итәргә кирәк. Таныш булмаган кешедән килгән яисә адресанты гомуми исем белән күрсәтелгән SMS-хәбәрләрне укып тормыйча гына бетереп ату хәерлерәк.
«Әгәр SMSта килеп җитә алмаган MMS-хәбәре турында язылган икән, сылтама буенча күчәргә киңәш ителми. Кайвакыт сылтама шунда ук push-тәрәзәдә күренә. Һәм җинаятьчеләр сез әлеге сылтамага ялгыш кына булса да басып күчәрсез дип өметләнә», — дип аңлатты эксперт.
Боровикова шулай ук сылтама буенча күчкәндә гаджетны вирус белән зарарлау куркынычы турында да искә төшерде. «Хәбәргә тизрәк җавап алу өчен нинди генә акцияләр, ташламалар вәгъдә ителмәсен, иң яхшысы мондый SMSларны бетереп ату», — дип йомгаклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз