news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт кайсы очракта банк югалган акчаны кире кайтармаска хокуклы икәнен аңлатты

Клиентлар мошенникларга пароль һәм пин-код кебек яшерен мәгълүматларны үзләре хәбәр иткән очракта, Россия банклары үз клиентларына акчаны кире кайтармаска хокуклы. Акчаны кире кайтару өчен зыян күрүчегә җинаять схемасы корбаны булуын расларга туры киләчәк. Бу хакта РИА Новостига финанс консультанты, Финанс грамотасы милли үзәге эксперты Наталья Колбасина сөйләгән.

Белгеч сүзләренчә, клиент ике шартны үтәгән очракта закон буенча банк урланган акчаны кире кайтарырга тиеш. Беренчедән, банктан шикле операция турында хәбәр алганнан соң икенче көннән дә соңга калмыйча картадан акча урлау турында хәбәр итәргә тиеш. «Әгәр соңга калса – банк акчаны кире кайтарудан баш тартырга хокуклы. Банкка урлау турында хәбәр итү ысулы (телефон аша яки бүлеккә шәхсән килеп) килешүдә күрсәтелгән», – дип аңлатты ул.

Икенче шарт – клиент карта куллануда иминлек кагыйдәләрен бозмаган булса. Әйтик, мошенникларга карта мәгълүматларын, пин-кодларны, парольләрне әйтмәсә, пин-кодны карта белән бергә сакламаса, кодны картаның үзенә язып куймаган булса, беркемгә дә картаның күчермәсен ясарга, фотога төшерергә рөхсәт итмәгән булса. Әгәр банк киресен дәлилләсә клиентка урланган акчаларны кире кайтармый, диде белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100