news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эксперт нинди очракларда хезмәткәрне ял вакытында эшкә чакыра алуларын аңлатты

Эш бирүче хезмәткәрләрне ял вакытында эшкә җәлеп итәргә хокуклы – бу гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә, журналистларга, табибларга, шулай ук хезмәт килешүендә нормалаштырылмаган эш көне күрсәтелгән кешеләргә кагыла. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә HR-эксперт, Дәүләт Думасының яшьләр сәясәте буенча Эксперт советы әгъзасы Гарри Мурадян хәбәр итте.

«Әгәр сезнең килешүдә «нормалаштырылмаган эш графигы» язылган булса, җәлеп итәргә хокуклы. Шулай ук бу гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә, журналистларга, табибларга кагыла, әмма мондый эш өчен икеләтә түләнә», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Калган очракларда, Мурадян билгеләп үткәнчә, эш бирүче эшкә чыгуны таләп итәргә хокуклы түгел, ә хезмәткәргә алмашка чыгарга гына тәкъдим итә ала. Шул ук вакытта хезмәткәр баш тартырга тулы хокуклы.

Эксперт шулай ук эшкә өстәмә чыгулар документаль рәвештә рәсмиләштерелергә тиешлегенә игътибар итте.

Моннан тыш, Мурадян ассызыклаганча, әгәр хезмәткәр ял вакытында эшкә чыгарга теләк белдергән икән, эш бирүче мондый смена өчен түләмәскә мөмкин, чөнки бу көн эш вакытын исәпкә алу таблицасында чагылмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot