Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эксперт 2026 елда пенсиягә чыгу шартларын атады
2026 елда ким дигәндә 15 ел рәсми стажы һәм кимендә 30 пенсия баллы булган 59 яшьлек хатын-кызлар һәм 64 яшьлек ир-атларның картлык буенча пенсиягә чыгу хокукы бар, дип хәбәр итте РИА Новости агентлыгына Россия авыл хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе эксперты Татьяна Подольская.
Эксперт аңлатканча, картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен бер үк вакытта өч шартны үтәргә кирәк. Беренчедән, гомуми билгеләнгән пенсия яшенә җитү (ир-атлар өчен – 64 яшь, хатын-кызлар өчен - 59 яшь). Икенчедән, 15 елдан да ким булмаган эш стажы булу. 2026 елда хезмәт стажына балалар караган чорны исәпкә алуга карата чикләү алынды: яшь ярымга кадәрге һәр баланы карау вакыты хәзер тулысынча исәпләнә, ә игезәкләр яки аннан да күбрәк бала туган очракта бу сроклар кушылып гомуми сумма чыгарыла.
Өченчедән, кирәкле индивидуаль пенсия коэффициенты - 30 балл. 2026 елда бер пенсия баллының бәясе 156,76 сум тәшкил итә, ул пенсия күләмен исәпләү өчен кулланыла, дип сүзен төгәлләде Подольская.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз