news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә кредит буенча иминият полисыннан баш тарту өчен 30 көнлек срок гамәлдә - эксперт

Россиядә кредит буенча иминият полисыннан баш тарту өчен 30 көнлек срок гамәлдә - эксперт
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Кредитны рәсмиләштергәндә иминият полисы көчләп тагылган клиентлар аннан баш тарта һәм акчаны 30 көн эчендә кире кайтара ала. Россия Иҗтимагый палатасының закон проектларына һәм башка норматив актларга иҗтимагый экспертиза комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Полис рәсмиләштерелгәннән соң 30 көн эчендә клиент акчаны кире кайтаруны сорап гариза бирергә хокуклы. Әгәр бу вакыт эчендә иминият очрагы булмаса, иминият компаниясе яки банк җиде эш көне эчендә акчаны кире кайтарырга тиеш.

Әгәр иминият полисы кредит буенча йөкләмәләрне тәэмин итү өчен рәсмиләштерелгән булса, акчаны тулы күләмдә кайтарырга тиешләр. Калган очракларда клиентка түләнгән сумма һәм чынлыкта күрсәтелгән хезмәтләр бәясе арасындагы аерманы кайтаралар.

Машаров шулай ук билгеләп үткәнчә, кредитны вакытыннан алда түләгәндә клиент иминиятләштерү өчен – полис гамәлдә булуның файдаланылмаган чоры өчен акчаның бер өлешен кире кайтара ала.

Россия Үзәк Банкында элегрәк аңлатуларынча, иминиятләштерүдән баш тартканнан соң, әгәр мондый мөмкинлек килешү шартларында каралган булса, банк кредит буенча процент ставкасын арттырырга хокуклы. Шул ук вакытта, бурычка алучының башта ук кредит рәсмиләштергәндә теләсә нинди өстәмә хезмәтләрдән баш тартырга хакы бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot