Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эксперт мошенниклар 8 Март алдыннан куллана торган схемалар турында кисәтте
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан аферистлар россиялеләрне төрле ысуллар ярдәмендә актив рәвештә алдарга керешә. Иң популяр схемалар арасында – чәчәкләр һәм бүләкләр китерү турында алдап шалтырату, косметика һәм бизәнү әйберләре уйнату турында ялган хәбәрләр тарату, шулай ук аккаунтларны ватып кереп бүләк алыр өчен бурычка акча сорап язу. Бу хакта РИА Новостига «Интернет-Розыск» компаниясенең нигез салучысы, НТИ SafeNet базары эксперты Игорь Бедеров сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, аферистлар бәйрәм алдыннан гражданнарга курьер хезмәтләре яки «Россия почтасы» исеменнән шалтырата яки SMS җибәрә, заказ китерү турында хәбәр итә. Аннары алар «шәхесне раслау» өчен SMS аша килгән кодны атарга куша.
Тагын бер киң таралган схема – мошенниклар кешеләрнең социаль челтәрләрдәге хисап язмаларын ватып керә һәм аның контактларына бүләкләр алыр өчен бурычка акча сорап яза. Аферистлар шулай ук арзан бәядән чәчәкләр һәм ювелир бизәнү әйберләре тәкъдим итүче ялган сайтлар ясый.
Эксперт сак булырга киңәш итә. Бәйрәм алдыннан ниндидер кызыклы тәкъдим алган очракта мәгълүматны рәсми ресурсларда тикшерергә кирәк. Әгәр заказлар китерү хезмәтеннән шалтыратсалар, компаниянең рәсми сайтында күрсәтелгән номерга шалтыратып белешергә киңәш ителә.
Банклар, дәүләт органнары, почта яки курьер хезмәте беркайчан да SMS аша килә торган кодларны сорамый, дип ассызыклады Бедеров,
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз