news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эксперт машина йөртүчеләр өчен медицина комиссиясе узуның яңа кагыйдәләре турында сөйләде

Медицина комиссиясе узганнан соң машина йөртүчеләр ала торган медицина белешмәсе 1 августтан электрон форматка күчә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Халык фронты. Аналитика» юнәлеше эксперты, Халык фронтының «Автомобильчеләрнең хокукларын яклау» эшче төркеме җитәкчесе Петр Шкуматовка сылтама белән хәбәр итә.

«1 августтан машина йөртүчеләр медицина комиссиясе үткәннән соң ала торган 003/ву формасындагы медицина белешмәсе электрон форматка күчә. Кәгазь документ урынына хәзер QR-код һәм белешмә номеры биреләчәк. Нәкъ менә шушы мәгълүматларны, номер һәм QR-кодны ЮХИДИгә күрсәтергә кирәк булачак һәм барлык мәгълүмат автомат рәвештә Дәүләт автоинспекциясе системасына йөкләнәчәк. Асылда, белешмәнең кәгазь варианты үткәндә кала», - дип белдерде Шкуматов.

Эксперт шулай ук медицина комиссиясе узганнан соң машина йөртүче QR-кодны психиатрия һәм наркология диспансерларында күрсәтер, ә учреждениеләр, үз чиратында, машина хуҗасы мәгълүматларын үз базаларына кертер, дип фаразлады.

«Һәрхәлдә, белешмәнең электрон форматка күчү факты - зур өстенлек. Төбәкләрдә ялган медицина белешмәләре бирә торган кара базар күптәннән бар, Дәүләт автоинспекциясе аларның дөреслеген тикшерә алмаганга күрә аңа ихтыяҗ зур булды. Чөнки теге яки бу кешенең медицина комиссиясе узганмы-юкмы икәнен ачыклау өчен поликлиникага беркем дә шалтыратмаячак. Хәзер исә бу схемадан файдаланып булмаячак. Ниһаять, бу мәсьәләдә тәртип урнаштырыла», - дип сүзен төгәлләде Шкуматов.

news_right_1
news_right_2
news_bot