news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эксперт: максималь кертем керткән үзмәшгульнең пенсиясе 50,5 мең сумга җитә ала

Үзмәшгульләрнең пенсиясе 50,5 мең сумга җитә ала. Моның өчен алар 30 ел дәвамында ел саен Социаль фондка 572 мең сум күләмендә взнос түләп барырга тиеш, дип хәбәр итте ТАСС агентлыгына РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов.

Эксперт аңлатканча, ел саен максималь кертем түләгәндә (хәзерге вакытта – 572 204 сум) үзмәшгульләр 30 ел эчендә 261 индивидуаль пенсия коэффициентын формалаштырачак, бу 50 593 сум күләмендә пенсия алырга мөмкинлек бирәчәк.

Әгәр дә ел саен минималь кертем (71,7 мең сум) кертсәң, пенсия 14,4 мең сум тәшкил итәчәк, дип билгеләп үтте Сафонов.

Үзмәшгульлек режимы Социаль фондка мәҗбүри түләүләрне күздә тотмый, дип өстәде эксперт. Әмма әгәр кеше киләчәктә иминият пенсиясен алырга тели икән, ул Социаль фондка гариза бирә һәм ирекле пенсия иминиятендә катнаша ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot