news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эксперт Кузнецова: киселгән карбызны өч көннән артык сакларга ярамый

Карбызның саклану срогы бер төп факторга - аның бөтен яки киселгән булуына бәйле, дип белдерде «Газета.Ru» сайтына РОСБИОТЕХ университетының азык-төлек иминлеге кафедрасы өлкән укытучысы Ксения Кузнецова.

Эксперт сүзләренчә, бөтен карбызны суыткычта 2-3 атнага кадәр саклап була. Саклар алдыннан аны юмаска киңәш ителә — дым җимешнең бозылуын тизләтә. Ашар алдыннан карбызны щетка белән яхшылап юарга кирәк.

Киселгән карбызны, кискән урынын азык пленкасы белән тыгыз итеп төреп, шунда ук суыткычка куярга кирәк. Аны 24-48 сәгать эчендә ашап бетерү - иң кулае, максималь рөхсәт ителгән срок — өч көнгә кадәр. Бүлмә температурасында киселгән карбызны ике сәгатьтән артык калдырырга ярамый.

Хәвефле сигналлар: әче яки чүпрә исе, лайлалы өслек, ботка сыман текстура, төсе үзгәрү, күбек яки газ куыклары. Бу билгеләрнең берәрсе булса да, карбызны ташларга кирәк. Техник регламент буенча, киселгән карбыз тиз бозыла торган азык-төлеккә карый. Кисәр алдыннан кабыгын юыгыз. Икеләнгәндә, продуктны ташлавың хәерлерәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot