news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт-криминалистлар үзәгендә 10 миллион сумлык лаборатория эшли башлый

Биредә Россиядәге алты белгечнең берсе хезмәт куя

Эксперт-криминалистлар үзәгендә 10 миллион сумлык лаборатория эшли башлый
prav.tatarstan.ru

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Россиядә радиотехник экспертиза ясаучы 6 белгеч бар, шуларның берсе – Татарстанныкы. Әлеге белгечләр радиотехник җайланмалар кулланып, банк карталарыннан мәгълүмат “укып”, автосигнализацияләрне сүндереп яки шартлаткыч матдәләрне хәрәкәткә китереп кылынган җинаятьләрне ачуда хезмәт куя. Быелдан Татарстанда да шундый лаборатория тулы көченә эшли башлаячак. Аны җиһазлау өчен 10 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Бу хакта матбугат конференциясе вакытында Татарстан буенча Эчке эшләр минитсрлыгының эксперт-криминалистик үзәге җитәкчесе Әнәс Мөхәммәтҗанов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, радиотехник экспертиза ясау лабораториясеннән тыш, видеотехник экспертиза ясау лабораториясе дә гамәлдә.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының эксперт-криминалистик үзәгендә мөмкин булган 50 тикшеренүнең 47се уздырыла. Калган өчсесе исә, сирәк үткәрелү яисә ихтыяҗ булмау сәбәпле, бөтенләй үткәрелми. Мисал өчен, Татарстанда кыйммәтле ташлар чыгарылмый, шуңа да экспертизага да ихтыяҗ юк. Мондый төр экспертизалар Якутия, Ерак Көнчыгыш регионнарында ешрак уздырыла, дип аңлатма бирде Әнәс Мөхәмәтҗанов. Тагын бер экспертиза – кан төркемен ачыклау. Хәзер аны теләсә кайсы хастаханәдә яки лабораториядә ясарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100