Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эксперт ковид белән авырганда үз-үзеңне дәвалау үлемгә китерергә мөмкин булуын әйтте
Валерия Вечорко билгеләп үткәнчә, күпләр әлеге куркыныч авыруны гадәти ОРВИ белән чагыштыра һәм аңа бик җиңел карый, шуннан соң реанимация бүлегенә эләгә.
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе белән авырганда үз-үзеңне дәвалау үлемгә китерергә мөмкин, чөнки чир бик тиз үсеш ала.
Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының Филатов исемендәге 15нче клиник хастаханәсе баш табибы Валерий Вечорко үзенең Telegram-каналында шулай дип кисәтте.
«Дәвалау процедурасына чирнең ни дәрәҗәдә катлаулы узуына карап төзәтмә кертелә. Бу барлык препаратларга да кагыла. Теге яки бу даруны билгеләү турындагы карарны табиб кына кабул итә ала. Пандемиядән соң антибиотикларны контрольсез куллану нәтиҗәсендә резистент бактерияләр саны берничә тапкыр артачак», — дип язган белгеч.
Ул билгеләп үткәнчә, күпләр әлеге куркыныч авыруны гадәти ОРВИ белән чагыштыра һәм аңа бик җиңел карый, шуннан соң реанимация бүлегенә эләгә.
Вечорко салкын тиюнең беренче симптомнары күзәтелгәндә үк, коронавирус йоктыру куркынычын булдырмас өчен, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз