news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирусның «Арктур» дип аталган яңа варианты чыккан

Коронавирусның Россиядә ачыкланган «Арктур» варианты - ул инде билгеле булган «Омикрон»ның күп санлы генетик вариантларының берсе. Бу хакта «Российская газета»га Медицина фәннәре докторы, Роспотребнадзорның Г.Н. Габричевский исемендәге тикшеренү институтының клиник эшләр буенча директор урынбасары Татьяна Руженцова сөйләде.

Аның сүзләренчә, чит ил тикшеренүчеләре аның алдагыларына караганда тизрәк тарала алуын билгели. Мондый үзенчәлек SARS-CoV-2 яңа мутацияләре барлыкка килгәч күп тапкырлар билгеләнгән.

«Арктур»ның яңа варианты китереп чыгарган авыруның билгеләре 2022 ел дәвамында һәм 2023 елның беренче кварталында күргәннән аз аерыла. Әмма кайбер табиблар конъюнктивитның, бигрәк тә балаларда, ешрак үсеш алуын билгели», - дип хәбәр итте галим.

Яңа вариант барлыкка килү сәбәпле, катлауланулар санының артуын көтәргә нигез юк, дип саный ул. Шуңа күрә нинди дә булса чикләүләр кертү кирәкми.

Бүген «Арктур»ның Мәскәү пациентларында өч үрнәктә табылуы билгеле булды. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н. Ф. Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү үзәге лабораториясе мөдире Владимир Гущин хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100