news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эксперт: Коронавирус белән авыру антибиотиклар кабул итүгә күрсәтмә булып тормый

Иммун системаның бурычы - вирус инфекциясенә каршы көрәшү, ә антибиотикларны рациональ кулланмау иммун системага үз бурычларын үтәргә комачауларга мөмкин.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус йогышы белән зарарлану антибиотикларны кабул итү өчен сәбәп түгел, чөнки алар бактериаль инфекция вакытында гына кулланыла, диде «К+31» клиникалар челтәренең баш табибы, медицина фәннәре кандидаты Борис Чурадзе.

Табиб мондый препаратларны мөстәкыйль куллану ярамый һәм иммунитетка тискәре йогынты ясарга мөмкин, дип искәртте.

«Бактериягә каршы препаратлар иммун җавап сыйфатына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Иммун системаның бурычы — вирус инфекциясенә каршы көрәшү, ә антибиотикларны рациональ кулланмау иммун системага үз бурычларын үтәргә комачауларга мөмкин», — дип китерә Чурадзе сүзләрен Sputnik.

Медицина фәннәре кандидаты бүгенге көндә коронавирус йокмасын һәм авырудан өзлегүләр булдырмас өчен вакцинация иң ышанычлы ысул булып тора, диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot